![](https://xn----7sbcaucqbthgyg0d8d5c.xn--p1ai/wp-content/uploads/2022/10/screenshot_20221026-150132_canva.jpg)
Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге 1978 елда ачыла. Бүлекне ачу педагогия институты, сәнгать училищесы һәм педагогия көллияте белән берлектә оештырыла. Озак та үтми Кече картиналар галереясы ачыла, анда сәнгать күргәзмәләре уздыру традициясе хәзерге көндә дә саклана.
Бүгенге көндә ул – урта мәктәп укучылары, студентлар, махсус сәнгать, музыка мәктәпләрендә, сәнгать көллиятендә укучылар, шәһәрнең иҗади коллективлары һәм, гомумән, иҗади интеллигенциягә хезмәт күрсәтүче шәһәребездәге бердәнбер махсуслаштырылган бүлек.
Сәнгать бүлегендә музыка һәм музыкантлар, танылган рәссам һәм артистларның иҗаты турында китап һәм журналлар, белешмә бирүче басмалар, картиналар репродукциясе, ноталардан торган уникаль фонд тупланган. Традицион китаплардан тыш CD дискта китаплар, классик һәм заманча музыка, фольклор, балалар җырлары яздырылган дискларның зур тупланмасы бар. 2020 елга фондны 25 292 китап тәшкил итә.
Кече картиналар галереясы эшен дәвам итә. Сәнгать мәктәбе укучылары, педагогия университеты һәм сәнгать училищесы студентлары, яшь һәм профессиональ рәссамнарның эшләреннән күргәзмәләр оештырыла.
2015 елдан «Под сенью муз» әдәби-сәнгати салон (2022 елга программасы) үз эшен башлады. Анда Чаллының иң яхшы музыкантлары, рәссамнары, шагыйрьләре һәм язучылары җыела. Салон кысаларында ай саен берсеннән-берсе матур әдәби-музыкаль кичәләр уза.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.